Контакты Версия для слабовидящих
logo
Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования
«Арская детская школа искусств»

“Созвездие–Йолдызлык 2023” XXIII Ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры

17.03.2023

13,14,16 мартта Әтнә район Мәдәният йортында эстрада сәнгатенең “Созвездие–Йолдызлык 2023” XXIII Ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры булды. 16 мартта кич фестиваленең Гала-концерты узды. Анда актив чыгыш ясап, Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективлары һәм укучылары лауреат исеменә лаек булдылар.
I урын: «Күңелле балачак» вокаль ансамбле  (кече төркем, җитәкчесе Фатыхова Альбина Мәхмүд кызы, хореограф Вильданова Галимә Урал кызы); Альбина Фатыхова
II урын: «Ар-и-Эль» бию төркеме (зур төркем, укытучы Камалова Эльза Илтүзәр кызы);
«Вокал-Соло» номинациясендә урта төркем:
II урын: Шакирова Аделина (укытучы Гайнуллин Булат Марсель улы); Булат Гайнуллин
«Вокал-Соло» номинациясендә кече төркем:
II урын: Нуретдинова Аделина (укытучы Гараева Гөлнара Рәсим кызы). Гульнара Гараева
Җиңүчеләр эстрада сәнгатенең “Созвездие–Йолдызлык 2023” XXIII Ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең апрель аенда Казанда үтәчәк суперфиналына чакыру алды.
Котлыйбыз! Молодцы!